Хәерле көн! Бәйрәмгә әзерләнәсезме? Коймак рецептын сорагансыз. Яратып пешергәннәрен куям. Мич коймагы. Коймак пешерер өчен ярты литр сөт, ике аш кашыгы майонез, ике чәй калагы өеп шикәр комы, ярты чәй калагыннан күбрәк тоз, бик аз гына сыек май, өч йомырка,бер чәй калагы чүпрә(коры), он кирәк була. Чүпрәне әчетеп алабыз. Сөткә йомырка, тоз, шикәр комы, майонез, сыек май, әчетелгән чүпрә, он салып коймак камыры ясыйбыз. Камыр сыек булмый. Бераз гына куерак була. Өстен каплап камырны кабартырга куябыз. Ике сәгать чамасы кабара. Аннан соң беренчесен кызган майлы табага салып духовкага пешерергә куябыз. Минем духовканың гриле бар бик тиз пешә. Әгәрдә сезнең духовкада гриль булмаса коймакны башта өстә пешереп, аннан духовкага куеп алыгыз. Духовкадан алгач майлыйбыз. Мин каз мае белән майладым. Ике табада аралаштырып пешергәч бик тиз вакытта пеште. Тәмле булсын! Кабатлап куям. #ГөлчәчәкФәтхулова# татарашлары #миллиашлар#коймак#Сургут
Рецепт авторы: Венера Ибрагимова
Коймак ясау өчен: 500 гр.кефир,2-3 йомырка,1-2 кашык шикәр комы, бераз тоз, ванилин, 0,5 калак чәй содасы, он кирәк. Бер савытка кефир, песок, йомырка,тозны салып болгатабыз. Шул массаны газга куеп бераз жылытып алабыз. Газдан алгач ванилин (яраткан кешегә), он салабыз да болгатабыз. Камырны куерак итәргә кирәк. Соңыннан шул массага чәй содасы салабыз да, шуның өстенә яңа гына кайнап чыккан 1 кашык(агач кашык та ярый) кайнар су салабыз. Әкрен генэ болгатабыз. Камырыбыз әче камыр кебек кабарып китә.